news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Герое Рәсим Баксиков Казанда Җиңү парадында шигырь укыды

Россия Герое Рәсим Баксиков Казанда Җиңү парадында шигырь укыды
Рәсим Баксиков
Фото: скриншот

Россия Герое, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков Казанның Меңьеллык мәйданында Җиңү парадында шигырь белән чыгыш ясады.

«Солдаты войн не выбирают, они уходят просто на войну. Отечеству на верность присягают и верность эту в сердце берегут», - Бу Александр Бугровның шигыреннән юллар. Баксиков чыгышы өчен нәкъ менә әлеге шигырьне сайлаган.

Элегрәк «Татар-информ» Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан тантаналы парад башлануын хәбәр итте.

Парад Меңьеллык мәйданына Россия һәм Татарстан дәүләт флагларын, шулай ук Җиңү байрагын алып чыгудан башланып китте. Аннары Мәскәүдә Кызыл мәйданда узучы хәрби парадтан трансляция кушылды. Казан Россия Президенты Владимир Путинның чыгышын тыңлады.

Исегезгә төшерик, бүген бәйрәм йөрешендә 32 парад расчеты катнашты. Мәйдан буйлап Казан гарнизоны хәрбиләре, хәрби уку йортлары кадетлары һәм курсантлары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Юнармия вәкилләре һәм суворовчылар, югары уку йортларының хәрби кафедралары студентлары, шулай ук «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашучы укучылар узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot