Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Герое Рәсим Баксиков 14 яшьтән хәрби ант бирү турындагы идеяне хуплады
РФ гражданины өчен 14 яшьтән хәрби ант бирүне мәҗбүр итеп куйган карар яшьләр арасында ватанпәрвәрлек хисләре үсүгә ярдәм итәчәк. Россия Герое, ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәсим Баксиков «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде, дип яза агентлык хәбәрчесе Әлмир Хәбибуллин.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Дәүләт Думасының БДБ эшләре буенча комитеты әгъзалары парламентның түбән палатасына Россия Федерациясе гражданинына 14 яшьтән хәрби ант бирү бурычын билгели торган закон проектын тапшырган.
«Мин әлеге инициативаны уңай бәялим. Бу безнең балаларның акылына уңай йогынты ясар дип уйлыйм, чөнки алар тугрылык антының нәрсә икәнен аңлаячак. Хәзер хәрби антны армиядә хезмәт итүче 18 яшьлек егетләр бирә. Әгәр әлеге чара 14 яшьтән барлык россиялеләргә дә кагылса, бу һәр кеше, армиядә хезмәт итү итмәүгә дә карамастан, үз иле алдында хәрби ант бирәчәк дигән сүз. Шуңа күрә бу бик тә дөрес инициатива дип саныйм», - диде Рәсим Баксиков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз