Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Герое Рәфәгать Хәбибуллин туган авылда «Түгәрәк уен» концерты булды
Быел Ульяновск өлкәсендә узучы X Бөтенроссия фольклор фестивалендә катнашучы ансамбльләр Вязовый Гай авылына барды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Ульяновск өлкәсе, 30 июнь, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклор-фестивалендә катнашучы ансамбльләр Россия Герое Рәфәгать Хәбибуллин туган авылында концерт куйды.
Полковник, летчик Рәфәгать Хәбибуллин Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районындагы Вязовый Гай авылында туган. Үзенең хәрби хезмәтендә ул күп тапкырлар «кайнар нокталар»да булып, батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. 2016 елның 8 июлендә, Россия гаскәрләренең Сириядәге хәрби операциясе чорында, аның вертолеты террористлар утына эләгә. 55нче армия авиациясе вертолет полкы командиры Рәфәгать Хәбибуллин һәм летчик-инструктор Евгений Долгин Пальмира шәһәре өстендә һәлак була. Аңа 51 яшь була. Рәфәгать Хәбибуллинга үлеменнән соң Россия Федерациясе Герое исеме бирелә.

«Авылда җирләргә васыять иткән»
«Рәфәгать Хәбибуллин соңгы кайтуында сизенгән кебек, үзен туган авылында, әтисе – Мәхмүт Хәбибуллин янында җирләргә васыять әйткән», - дип сөйләде «Татар-информ»га Вязовый Гай авылы кергән Старое Зеленое авыл җирлеге башлыгы Рамилә Бикбаева.
Герой якташы турында сөйләгәндә авыл җирлеге җитәкчесенең күзләре яшьләнә. Ул үзе дә Хәбибуллиннарга кардәш кеше. «Васыяте үтәлде, әтисе янында Вязовый Гай авылы зиратына алып кайтып җирләделәр», - диде Рамилә Бикбаева. Аның сүзләренчә, Рәфәгать Хәбибуллин исемен мәңгеләштерүгә соңгы хезмәт иткән хәрби полкы, Ульяновск өлкәсе хакимияте һәм Иске Кулаткы районы башлыгы Эдуард Ганиев көч куйган. Шулай итеп, бүген район үзәге – Иске Кулаткы бистәсендәге 2нче мәктәпкә, Вязовый Гай авылындагы Мәдәният йортына һәм авылда ул үскән урамга аның исеме бирелгән, мәктәп ишегалдында да, туган авылында да бюсты куелган. «Ел саен 8 июльдә –Рәфәгать Хәбибуллинны искә алу көнендә, авылда спорт-патриотик ярышлар үткәрәбез. Авылда Хәбибуллин урамына гына түгел, бүтән төп урамнарга да асфальт җәелде, балалар мәйданчыгы төзелде», - ди авыл җирлеге башлыгы.


«Улымның зоотехник булуын теләгән идем»
Кайчандыр гөрләп торган Вязовый Гай авылында соңгы елларда тынлык. Совхоз беткәч, заманалар үзгәргәч, эш калмагач, яшьләр китү ягын карый. Балалар бакчасы, мәктәп ябылган. Авылда 300дән артык хуҗалык исәпләнелә, әмма буш йортлар шактый.
Рәфәгать Хәбибуллинның әнисе Гөлҗиһан апа гомере буе савымчы булып эшләгән. Хәзер 83 яшендә, Вязовый Гайда йортта берүзе генә яши. Күзләре начаррак күрсә дә, йорт-җире чиста-пөхтә аның. «Олы улларым, оныкларым карый, килеп йөриләр. Рәфәгать улым су, газ кертте. Яңа йорт төзергә теләгән иде», - дип сөйләде Гөлҗиһан апа «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Рәхмәт улымның истәлеген саклаган районыбызга, халкыбызга. Улымның батырлыгын югары бәяләгән өчен Хөкүмәткә дә рәхмәт. Бөек Ватан сугышы елларын хәтерлибез әле без. Күпме кеше һәлак булды, хәбәрсез югалды, никадәр солдатның кабере дә юк. Шул вакытлар белән чагыштырам да, ил-җиребез тыныч булсын дип телим», - дип теләкләрен җиткерде ул.

«Улымның зоотехник булуын теләгән идем. Зоотехниклар мул яшиләр кебек тоела иде бит. Ә ул летчик булу турында хыялланды. Гомере буе күккә омтылып яшәде. Сәламәтлеге буенча очмаса да ярый иде инде, ә ул барыбер очты, хәрби хезмәттән китмәде», - дип елап алды Гөлҗиһан апа. Рәфәгать Хәбибуллинның биографисенә 3 мең сәгатьтән артык очыш тәҗрибәсе күрсәтелгән, шуның 2800 сәгате - хәрби очышлар.

Летчик егет күрше авылдан Рамилә исемле укытучы кызга өйләнгән, аларның ике малайлары туа. Олы улы – Руслан әтисе кебек Сызрань вертолет учлищесына укырга кергән. Кече улы Ленар быел мәктәпне тәмамлады, ди Гөлҗиһан апа.

«Тыйнак, тик тәвәккәл егет иде»
Авыл тарихын өйрәнүче, 77 яшьлек шагыйрь Мөнир абый Вәлишин Рәфәгать Хәбибуллин соңгы тапкыр 2015 елның җәендә кайтты, дип искә алды. «Минем хатыным Фәридә Вәлишина Рәфәгатьнең класс җитәкчесе булды, аны без балачагыннан яхшы беләбез. Үзе сабыр, тыйнак кына, ләкин бик максатчан, тәвәккәл егет иде. Дәрәҗәле званиеләргә ирешсә дә якташлары белән үзен бик гади тотты. Кайтса, туктап күрешә, хәлләрне сораша. Бертуган абыйларына, әнисенә һәрвакыт булышып яшәде», - ди Мөнир Вәлишин. Рәфәгать Хәбибуллин истәлегенә багышлап ул шигырь язган. Аны «Түгәрәк уен» фестивале кунакларына да укыды. Концерт Рәфәгать Хәбибуллин исемен йөрткән Мәдәният йорты каршында барды.

«Татар улларының батырлыгы онытылмасын»
Мәгълүм булганча, X «Түгәрәк уен» фестивале 28-30 июньдә Иске Кулаткы районында үтә. Анда Россиянең 23 төбәгеннән фольклор ансамбльләр катнаша. Өч көнлек программа кысаларында фольклор ансамбльләр Иске Кулаткы бистәсеннән 42 чакрым ераклыкта урнашкан Вязовый Гай авылы халкына концерт куярга барды.
«Телевизордан батыр татар егетенә Россия Герое исеме бирелүен ишеткән идек. Аның туган ягын килеп күрергә насыйп булды. Батыр улларыбызга – дан, аларның истәлеге мәңге онытылмасын», - дип теләкләрен ирештердерде Төмән өлкәсе Төмән районының Муллаш авылыннан «Пышны» ансамбле җитәкчесе Җәгъфәр Касыймов.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз