Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Герое Михаил Марцев: Без Татарстанның үсеш нәтиҗәләрен күрәбез
Рөстәм Миңнеханов – үзе тирәсенә куәтле команданы җыйган көчле лидер. Бу команда республиканы алга этәрә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга актив ярдәм итә. Бу хакта бүген Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазифасына керешү тантанасында Россия Герое, диңгез пехотасы батальоны командиры Михаил Марцев сөйләде.
«Диңгез пехотасы батальоны командиры буларак иңгә иң куеп эшләүнең әһәмиятен аңлыйм. Җайга салынган эш белән генә яхшы нәтиҗәгә һәм алдагы үсешкә ирешеп була. Рөстәм Миңнехановны үзе тирәсенә куәтле команданы җыйган көчле лидер дип саныйм. Без Татарстанның үсеш нәтиҗәләрен күрәбез, республика тарафыннан аңлау һәм ярдәм, якыннарыбыз турында кайгыртуны тоябыз», – диде Михаил Марцев.
Ул, Бөек Ватан сугышы елларындагы кебек үк, Татарстан хәрбиләргә ышанычлы тыл тәэмин итүен, җиңү өчен барысын эшләвен билгеләп узды.
«Без Ватан, халкыбыз һәм киләчәк буын иминлеге өчен көрәшәбез. Рөстәм Нургалиевич, Рәис вазифасына керүегез белән котлыйбыз, авыр эшегездә уңышлар телибез», – диде Михаил Марцев.
Бүгенге тантанада, шулай ук, Белоруссия, Абхазия, Казахстан, Кыргызстан, Бәһрәйн Корольлеге һәм башка дәүләтләрнең җитәкчеләреннән котлау телеграммалары укылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз