news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Герое мәктәпләргә башлангыч хәрби әзерлекне кайтарырга тәкъдим итте

Россия Герое, махсус хәрби операциядә катнашучы һәм мөгаллим Сергей Архипов (кушаматы «Ольха») мәктәпләргә Башлангыч хәрби әзерлек дәресләрен кире кайтарырга тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Архипов сүзләренчә, патриотлыкны формалаштыру һәм хәрби нигезләрне аңлау өчен бу аеруча мөһим. Моннан тыш, Россия Герое ДОСААФ системасын кайтаруны тәкъдим итте. Аның фикеренчә, ул система әйтелгән максатларга ирешү өчен нәтиҗәле чара булган.

Башлангыч хәрби әзерлек (НВП) — мәктәпләрдә хәрби корал нигезләренә, дисциплинага һәм хәрби әзерлеккә өйрәтүгә юнәлдерелгән укыту программалары. Алар Армиядә хезмәткә кызыксыну уяту, патриотлык тәрбияләү максатларын күздә тота.

news_right_1
news_right_2
news_bot