news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Герое Иван Додосов Питрәч районының мактаулы гражданины булды

Россия Герое Иван Додосов Питрәч районының мактаулы гражданины булды
Фото: © «Питрәч-информ»

Россия Герое Иван Додосовка «Питрәч районының мактаулы гражданины» дигән мактаулы исем биргәннәр.

Район хакимияте башлыгы Рәис Сөләймановның бу җәһәттән тәкъдиме район Советының җиденче утырышында бертавыштан хупланды, дип яза «Питрәч-информ». Иван Алексеевич Додосов 1989 елның 7 сентябрендә Питрәч районы Уланово бистәсендә туган.

2010 елда – Казан югары хәрби команда училищесын, 2023 елда – Россия Федерациясе Кораллы көчләренең Жуков орденлы Гомумгаскәр академиясен тәмамлаган. Офицер Россия Федерациясе Героеның «Алтын Йолдыз» медале, Батырлык, Суворов, «Службою и Храбростью» I һәм II дәрәҗә орденнары белән бүләкләнгән. Питрәчнең 1нче мәктәбе аның исемен йөртә.

news_right_1
news_right_2
news_bot