news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Герое һәм махсус операция катнашучысы Рөстәм Сәйфуллин Җиңү көне белән котлады

Россия Герое һәм махсус операция катнашучысы полковник Рөстәм Сәйфуллин барлык ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлады. Котлау видеосын Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге телеграм-каналында чыкты.

«Кадерле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре, сезне изге бәйрәм – Җиңү көне белән котларга рөхсәт итегез. Илебез Сезнең тырышлык белән генә Көнбатышның чираттагы колониясенә әверелмәде», - дип рәхмәт белдерә Сәйфуллин.

Ул 2014 елда ветераннарның варислары, Донбасс халкы, үз тарихына хыянәт итүчеләр алдында баш имәвен, дошманны тар-мар итүен искәртә.

«Хәзер дә без дошманнарга җирнең бер карышын да бирмәячәкбез. Без үз җиребездә нык торабыз, җир безнең аяк астыннан китми. Сез 40 елларда сугышкандай көрәшәбез», – дип дәвам итә хәрби.

Герой шулай ук, барлык варислар кебек үк, ветераннардан, ә аеруча үзенең фронтовик-бабасынан үрнәк алуын әйтә. Ул үсмер чагыннан ук бабасыннан үрнәк алган, аның ярдәме белән Туган илне яклау һөнәрен сайлаган.

«Тагын бер тапкыр бәйрәм белән, сәламәтлек, рух күтәренкелеге телим», – ди азактан Сәйфуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100