news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Герое Дамир Исламовның әнисе вафат

Россия Герое Дамир Исламовның әнисе Саҗидә Вәлиәхмәтова вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына аның кызыннан мәгълүм булды.

Россия Героеның әнисен 24 августта Лениногорскида җирләгәннәр. Мәрхүмәнең якыннары һәм туганнары аны якты, игелекле кеше буларак искә ала. Саҗидә Вәлиәхмәтованың үлеме алар өчен бик зур югалту.

«Ул өч бала тәрбияләп үстерде. Мине, тагын бер апамны һәм Дамирны. Энебез гаиләдә иң кечкенә бала иде. Әни көчле ихтыярлы, гадел хатын-кыз иде һәм күп нәрсәгә иреште. Ул һәрвакыт матур һәм күтәренке кәефле булды, кайвакыт кырыс та булып ала иде. Безне аңларга тырышты, безнең кирелекләргә күз йомды. Безнең балалар өчен ул дөньядагы иң яхшы әби, алар аны бик нык яраталар. Аның турында күп нәрсә әйтергә була», – дип өстәде Саҗидә Вәлиәхмәтованың кызы.

Саҗидә Вәлиәхмәтованың улы, өлкән лейтенант Дамир Исламовка Россия Герое исеме быел март аенда бирелде. Егет 7 мартта Украинаны коралсызландыру һәм илдә нацизмны бетерү буенча махсус хәрби операция вакытында батырларча һәлак булды.

Ул җитәкчелек иткән Т-72Б1 танкы экипажы дошманның дүрт танкын һәм аларның ут ноктасын юк иткән. Әмма сугыш вакытында Исламовның танкына зыян килә. Экипаж исән кала алмый.

Исламовның батырлыгы хөрмәтенә Казан танк училищесы янындагы икенче хәрби шәһәрчек йорты фасадында мурал ясалды. Офицер портретын күренекле рәссам Азат Алеев диварга төшергән.

Шулай ук Казан танк училищесы территориясендә Россия Герое Дамир Исламовка тимер сын куелган. Аны якын арада тантаналы төстә ачарга җыеналар.

news_right_1
news_right_2
news_bot