Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Герое Баксиков «Ватанга хезмәт итәм» акциясендә Татарстаннан беренче лектор булды
Бүген «Ватанга хезмәт итәм» бөтенроссия акциясе старт алды. Аны «Ватанны саклаучылар» фонды һәм «Белем» Россия җәмгыяте оештыра. Россия Герое Рәсим Баксиков акция кысаларында Татарстаннан беренче лектор булды, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.
Рәсим Баксиков Казан танк училищесын тәмамлаган. Үз теләге белән махсус хәрби операциядә катнашты. Шулай ук ул – узган елның җәендә Украина көчләре һөҗүменә каршы һөҗүм итүдә уңышлы катнашкан «Кыш бабай» позывнойлы танк экипажы әгъзаларының берсе. Экипаж әгъзаларының барысы да Россия Герое исеменә лаек булды. Герой йолдызын Баксиковка РФ Президенты Владимир Путин тапшырды.
«Ватанга хезмәт итәм» акциясен оештыручылар яшьләр хәрбиләрнең гамәлләре турында аларның үзләреннән ишетеп белсен, ә махсус операция ветераннарына ни сәбәпле анда барганнарын аңлатсын, дип тырыша. «Бүгенге геройлар илгә хезмәт итү һәм аның тарихы һәм традицияләрен саклауда шәхси үрнәген күрсәтә алачак», - ди чара инициаторлары.
«Белем һәм Геройлар» проекты кысаларында махсус хәрби операция ветераннарыннан лекцияләр, балалар өчен җәйге лагерьләрдә батырлык дәресләре һәм башка чаралар уздыру кебек форматлар каралган. Россия төбәкләрендә лекторлар инде билгеләнгән. Алар арасында танылган хәрби хәбәрчеләр дә бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз