news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Герое Александр Лапин РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты

Россия Герое Александр Лапин IX чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты.

Үз тавышын биреп, Александр Лапин бу вакыйганың гражданлык әһәмиятен ассызыклады. Аның сүзләренчә, Ватанны чын күңелдән яраткан һәм үз халкы өчен җан аткан һәркем Ватан һәм Балалар киләчәге өчен тавыш бирергә тиеш.

«Ватанга мәхәббәт сүзләр белән түгел, ә конкрет эшләр, сугыш кырында да, тылда да чагыла. Мин Татарстанның күпмилләтле халкын үз эшләре белән бөек Ватаныбыз Россияне бөек итүчеләргә, ә яраткан Татарстаныбызны чәчәк атучы итүчеләргә ышанырга чакырам», — дип билгеләп үтте Россия Герое.

Тавыш бирүдән соң Александр Лапин «Без — Россия көче» патриотик акциясенә кушылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot