news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Герое Айнур Сафиуллин Татарстан Рәисен Ватанны саклаучылар көне белән котлады

Татарстаннан Россия Герое Айнур Сафиуллин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны Ватанны саклаучылар көне белән котлады һәм хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Видеомөрәҗәгатен ул «Татар-информ» белән уртаклашты.

«Рөстәм Нургали улы, аңлыйм, хәзер сезнең графигыгыз киеренке: «Киләчәк уеннары» да, Югары Баш командующий да килде. Минем мөрәҗәгатем өчен бер минут вакыт табарсыз дип ышанам. Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм! Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер телим, хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәсем килә. Монда махсус хәрби операция зонасында Ватаныбыз һәм халкыбыз мәнфәгатьләрен яклап, бурычыбызны үтәгәндә, әниләребез, балаларыбыз һәм хатыннарыбыз өчен күңелебез тыныч. Моның өчен сезгә рәхмәт», – ди Айнур Сафиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100