news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия географик атамалары каталогына Татарстан елгалары һәм күлләре өстәлде

Россия географик атамалары дәүләт каталогына Татарстанның яңа су объектлары турында мәгълүмат өстәлде. Хәзер анда тагын алты елга һәм бер күл турында мәгълүматлар бар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы исемлеккә Касыйм, Добромышка, Ржавец, Крутайка, Сая, Шарманка елгалары һәм Кәрәкәле күле турында мәгълүматлар кертте. Каталогта теркәлү номеры, төре, географик координаталары, башка географик объектларга бәйләнеше күрсәтелгән 848 су объекты алфавит эзлеклелегендә теркәлгән», - дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Географик атамалар дәүләт каталогы – Росреестрның федераль мәгълүмат системасы. Анда РФ географик объектлары турында мәгълүмат тупланган. Әлеге эшнең төп максаты – Россия халыкларының тарихи һәм мәдәни мирасын саклау.

news_right_1
news_right_2
news_bot