Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Генпрокуратурасы "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендәге янгын сәбәбен атады
Ведомство мәгълүматы буенча, янгын электр үткәргечләрендә кыска ялганыш аркасында килеп чыккан.
(Казан, 12 апрель, "Татар-информ"). Тикшерүчеләр Кемеровода "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә 60 кеше һәлак булган янгын электр үткәргечләрендәге кыска ялганыш аркасында килеп чыккан дип саный. Бу турыда Россия Генераль прокуратурасына сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итте.
"Тикшерүчеләр фикеренчә, 2018 елның 25 мартында "Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу үзәгенең 4нче катында электр үткәргечләрендә кыска ялганыш була. Шуның аркасында янгын чыга", - дип аңлатканнар ведомствода.
"Россия генераль прокуроры урынбасары Кемеровода "Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу үзәгендә янгыннан соң ачылган җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Гаепләү карары чыгарылган җинаять эше Кемерово шәһәренең Завод районы судына карау өчен тапшырыла", диелгән әлеге хәбәрдә.
Гаепләнүчеләр арасында коткару-янгын сүндерү каравылы җитәкчесе Сергей Генин да бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз