Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Генераль прокуроры метанол әйләнешен контрольдә тотуны көчәйтергә чакырды
Тикшеренү үзәге директоры сүзләренә караганда, Россиядә ярлылар һәм аз керемлеләр өчен хәмер булмавы күпләп агулану очракларына китерә.
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Россия Генераль прокуроры Игорь Краснов метанол әйләнеше өлкәсендә дәүләт контролен катгыйландыру турында чыгыш ясады. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.
«Азык-төлек продуктларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре контрольдә кала. Соңгы вакытта илнең кайбер төбәкләрендә кешеләрнең күпләп агулану һәм үлү очракларына китергән суррогат алкоголь таралу проблемасы кискен килеп чыкты. Вазгыять бу өлкәдә дәүләт контролен катгыйландыруны һәм заманча мәгълүмат системаларын кулланып метаноллы сыеклыкларны исәпкә алуны тәэмин итә торган норматив хокукый акт кабул итүне таләп итә», – дип хәбәр итте Дәүләт Думасында хөкүмәт сәгатендә Генераль прокурор.
Элегрәк «Татар-информ» студентларның Казанда метанол белән агулануы турында хәбәр иткән иде. Зыян күрүчеләр саны унөчкә кадәр арткан.
Федераль һәм төбәк алкоголь базарларын тикшеренү үзәге директоры Вадим Дробиз сүзләренә караганда, Россиядә ярлылар һәм аз керемлеләр өчен хәмер булмавы күпләп агулану сәбәбе булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз