news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия гаскәрләре Украина Кораллы көчләренең Белгород янындагы терәк пунктларын юк итте

Т-80БВ танкы экипажы Украина Кораллы көчләренең Белгород өлкәсе белән чиктәш районындагы терәк пунктларын һәм шәхси составын юкка чыгарды. Бу хакта ТАСС агентлыгына РФ Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр.

«Украина Кораллы көчләре боевиклары урнашкан урынны разведка пилотсыз очу аппараты ярдәмендә ачыклады. Әлеге урынны озаклап өйрәнгәннән соң разведчиклар бу районда тыныч халык юк, бары тик Украина Кораллы көчләре генә бар дигән нәтиҗәгә килде», - диелә хәбәрдә.

Билгеләп үтелгәнчә, дошман радиоэлектрон көрәш чаралары ярдәмендә танкистлар утын көйләгән дрон-разведчикка йогынты ясарга тырышкан, әмма пилотсыз очкыч операторы идарәне югалтмаган һәм эшне ахырына кадәр җиткергән. Нәтиҗәдә, Украина Кораллы көчләренең шәхси составы белән бергә терәк пунктлар юк ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100