news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия гаскәрләре Донецк Халык Республикасының Семеновка авылын азат итте

Россия гаскәрләре Донецк Халык Республикасының Семеновка авылын контрольгә алды, дип хәбәр итә РФ Саклану министрлыгы.

Якынча мәгълүматлар буенча, 1 армия корпусының 114 бригадасы хәрбиләре Семеновкадан дошманны уңышлы штурм гамәлләре нәтиҗәсендә чыгарган.

Шулай ук 13 апрельдә Россия Кораллы көчләре хәрбиләренең Авдеевка юнәлешендә Донецк Халык Республикасының Первомайское авылын азат итүләре билгеле булды.

Моннан тыш, алар 68 егерь, 59 мотопехота, 23, 24, 115 механизацияләнгән һәм 25 һава-десант Украина бригадалары штурм төркемнәренең сигез контратакасын кире кайтара. Украина Кораллы көчләре Донецк Халык Республикасында Бердычи, Ленинское, Первомайское, Красногоровка һәм Уманское торак пунктларына һөҗүм итәргә маташкан. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100