news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия гаскәрләре Донецк Халык Республикасының Первомайское торак пунктын азат итте

Россия гаскәрләре Авдеевка юнәлешендәге Первомайское торак пунктын азат итте. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.

«Авдеевка юнәлешендә «Үзәк» гаскәри берләшмәсе бүлекчәләре актив сугыш хәрәкәтләре барышында Донецк Халык Республикасының Первомайское торак пунктын азат итте», - диелә хәбәрдә.

Бер атна эчендә Украина Кораллы көчләре бу юнәлештә 2170тән артык хәрбиен, җиде танк, 13 хәрби бронялы машина, 35 автомобиль, 19 кыр артиллериясе коралы, шул исәптән АКШта җитештерелгән ике үзйөрешле M109 «Paladin» артиллерия җайланмасы һәм М777 гаубицасын югалтты, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Украинада махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән бирле үткәрелә. РФ Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатларга - шул исәптән Россиянең иминлеген тәэмин итә торган шартлар тудыру - ирешкәнче дәвам итәчәк.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100