news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия гаскәрләре Донецк Халык Республикасының Богдановка торак пунктын азат итте

Россия Кораллы көчләре Донецк Халык Республикасының Богдановка торак пунктын тулысынча азат итте. Бу хакта РФ Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр.

«»Көньяк» гаскәри берләшмәсе бүлекчәләре Донецк Халык Республикасының Богдановка торак пунктын тулысынча азат итте, алгы сызыктагы хәлен яхшыртты, Донецк Халык Республикасының Красногоровка торак пункты тирәсендә Украина Кораллы көчләренең 53нче механикалаштырылган бригадасы көчләрен һәм техникасын утка тотты», - диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, Часов Яр торак пункты янында һәм Донецк Халык Республикасының Красное торак пунктыннан көнбатыштарак ике контрһөҗүм кире кайтарылды. Нәтиҗәдә, дошман 440ка якын хәрбиен, өч автомобилен һәм «Оса-АКМ» зенит-ракета комплексы хәрби машинасын югалтты, дип өстәделәр саклану ведомствосында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100