news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия галимнәре хәрбиләр өчен махсус рацион әзерләгән

Туклану, биотехнологияләр һәм азык-төлек куркынычсызлыгы федераль тикшеренү үзәге белгечләре махсус операциядә катнашучы хәрбиләр өчен махсуслаштырылган азык-төлек продуктлары әзерләгән. Бу хакта «Труд» газетасы үзәкнең матбугат хезмәтенә сылтама белән яза.

Билгеләп үтелгәнчә, әлеге махсус рацион игътибарны һәм түземлекне арттыра. Организм экстремаль шартларда алга куелган бурычны уңышлы үтәр өчен бөтен көчне бергә туплый. Бу продуктлар һәм рационнар хәрбиләргә һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренә авыр һава торышы шартларын, түбән температураларны уңышлы кичерергә ярдәм итә алачак. Махсус рацион шулай ук стрессларга каршы торучанлыкны арттырырга, йокы туймауны өлешчә компенсацияләргә мөмкинлек бирәчәк.

Үзәктә хәбәр итүләренчә, «Донбасс» продуктларын җитештерә башлау өчен барысы да әзер, бары тик тиешле команда гына кирәк. Махсус туклануны әзерләүчеләр раслаганча, рационны тәшкил иткән күп әйберләр галәмдә уңышлы сынау узган инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100