news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия галимнәре онкология авырулары өчен яңа препарат әзерли

Федераль бюджеттан дару эшләнмәсен булдыруга 33 миллион сум акча бүленгән.

(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”). 2019 елда Россиядә онкология авырулары, кискен миокард инфаркты һәм йөрәк ишемиясе белән интегүче пациентлар өчен авыртуларны баса торган дару барлыкка киләчәк. Бу хакта “Известия” яза.

Препарат нигезендә – ясалма синтезлаштырылган молекула, ул ияләшүгә китермәячәк. Федераль бюджеттан дару эшләнмәсен булдыруга 33 миллион сум акча бүленгән.

Хәзерге вакытта хастаханәләрдәге препаратлар нәтиҗәлелек һәм куркынычсызлык буенча барлык таләпләргә дә җавап бирми, диелә.

Бүген әлеге препаратларга уннарча миллион авыру ихтыяҗ кичерә. Авыртуны баса торган яңа нигез – молекула ясалма рәвештә табылган. Ә аның анальгетик үзенчәлекләре биологик үзлекләрен тикшерү вакытында ачыкланган. Е.Д.Гольдберг исемендәге Томск Фармакология һәм регенератив медицина фәнни-тикшеренү институтында һәм Россия Фәннәр академиясенең химик-энергетика технологияләре проблемалары институтында клиникага кадәрге тикшеренүләр инде башланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100