Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия галиме «Спутник V»ның башка вакциналар белән ярашуын әйтте
Россия Сәламәтлек министрлыгының Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология фәнни тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург „Спутник V“ препараты Covid-19 коронавирусына каршы теләсә кайсы вакцина белән яраша алуын белдерде.
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). «Спутник V» препараты Covid-19 коронавирусына каршы теләсә кайсы вакцина белән яраша.
«Россия Сәламәтлек министрлыгының Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология фәнни тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург „Спутник V“ препараты Covid-19 коронавирусына каршы теләсә кайсы вакцина белән яраша алуын белдерде», — дип яза РИА Новости.
«Апробация узып, бүген киң кулланыштагы теләсә кайсы вакцина белән, Moderna, Pfizer белән дә, AstraZenеса белән дә яраша», — диде Гинцбург Россия еврей конгрессы белән әңгәмә барышында.
Шул ук вакытта Россия фәннәр академиясе галиме Россия Федерациясенең, Гамалея исемендәге үзәкнең һәм шәхсән үзенең «Спутник V» препараты белән бергә кулланганда чит ил вакциналарыннан булырга мөмкин тискәре нәтиҗәләр өчен җавап тотмавын белдерде.
Алдарак «Татар-информ» мәгълүмат үзәге язганча, Россия Президенты Владимир Путин коронавирустан үзебездә җитештерелгән препаратларның нәтиҗәле һәм куркынычсыз булуын әйтте һәм гражданнарны прививка ясатырга өндәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз