news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә гаиләләргә ярдәм итү программасына 10 миллионнан артык бала керәчәк

Россиядә гаиләләргә ярдәм итүнең яңа системасы 10 миллионнан артык балага кагылачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков белдерде, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте.

Хезмәт һәм социаль яклау министры дәүләт башлыгына балалы гаиләләргә ярдәм итүнең бердәм системасын булдыру турында йөкләмә биргәне өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, әлеге программаны финанслау 1,2 триллион сум тәшкил итәчәк.

«Гомумән алганда, без бөтен системаны караячакбыз. Билгеле бер кыенлыклар, финанс авырлыклары кичергән гаиләләрдә тәрбияләнүче 10 миллионнан артык балага кагылачак дип бәялибез. Бу системага чыгымнарның гомуми күләме елына 1,2 триллион сум тәшкил итәчәк», –  дип билгеләп үтте министр.

Котяков 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге 5 миллионнан артык баланың ата-аналары социаль түләүләр ала алачагына да игътибар юнәлтте. Бу максатларга 506 миллиард сум тирәсе акча тотылачак.

Министр шулай ук Россия лидерына социаль ярдәмнең барлык төп чараларын федераль дәрәҗәгә күчерү 2024 елга кадәр тәмамланачагын хәбәр итте.

«Моның өчен безгә ундүрткә якын федераль законга төзәтмәләр кертергә, мәгълүматлар банкларының җиде реестрын формалаштырырга кирәк», – дип ачыклык кертте Хезмәт министрлыгы җитәкчесе.

Владимир Путин якындагы елларда Россиядә балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен тулы бер система булдырырга кирәклеге турында әйтте. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100