news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия гадәттән тыш хәлләр министры Куренков Казанга «Комплекслы иминлек» салонына килде

Россия гадәттән тыш хәлләр министры Куренков Казанга «Комплекслы иминлек» салонына килде
Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте

Россия гадәттән тыш хәлләр министры Александр Куренков Казанга «Комплекслы иминлек» салонына килде – ул салонның эшлекле һәм практик программаларының төп чараларында катнашачак, шулай ук чит ил делегацияләре вәкилләре һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләре башлыклары белән берничә очрашу үткәрәчәк. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп үтәбез, «Комплекслы иминлек – 2026» XVI Халыкара иминлекне тәэмин итү чаралары салоны Казанда 3-5 сентябрьдә узачак. Аны беренче тапкыр Мәскәү өлкәсеннән читтә үткәрәләр, мәйданчык итеп Татарстан башкаласы сайланган.

Бүген Куренков Татарстанның Лаеш районында янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар әзерләнә торган яңа полигонда (ул салон ачылышына төзелгән) булды. Ведомство башлыгы шәхси состав белән сөйләште һәм белгечләрне әзерләү шартларын бәяләде.

Шулай ук Россия гадәттән тыш хәлләр министры С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булды, анда очу-сынау станциясен карады һәм Ту-214 самолетларының ничек җитештерелүе белән танышты. Моннан тыш, ул яңартылган 2нче янгын сүндерү-коткару частена – барлык актуаль таләпләргә җавап бирә торган заманча бүлекчәгә бәя бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot