news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы балалар ял итә торган урыннарны контрольгә алды

Сулыклар гына түгел, коры җирдә куркыныч саналган урыннар да күз уңында булачак.

(Казан, 29 май, “Татар-информ”). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы "Ял" профилактик операциясен үткәрүгә кереште. Әлеге акция кысаларында каникул вакытында ил курортларында коткаручылар балалар су коенган урыннарны даими күзәтеп торачак. Шулай ук коры җирдәге куркыныч саналган урыннар да күз уңында булачак. Бу хакта Федерация Советында Россия гадәттән тыш хәлләр башлыгы Владимир Пучков сөйләде, дип яза “Российская газета”.

Министр билгеләп үткәнчә, Дәүләт инспекциясе бүлекчәләре кече үлчәмле суднолар ярдәмендә балалар савыктыру лагерьлары тирәсендәге сулыкларны карап торачак. Лагерь-шифаханә хезмәткәрләренә дә саклык буенча тәкъдимнәр һәм киңәшләр җиткерелгән. Министр тикшерүләр барышында ничә хокук бозу очрагы булганын төгәл әйтмәсә дә, аларның ачыкланганы хакында билгеле.

“Агымдагы елның апреленнән 20 меңнән артык эвакуацияләү буенча өйрәнүләр һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлаткан инструктажлар оештырылды. Персонал белән шулай ук 1 мең дәрес үткәрелде”, - дип хәбәр итте Владимир Пучков.

Министр лагерьлардагы барлык җитешмәгән якларны 1 июньгә кадәр бетергә боерды.

news_right_1
news_right_2
news_bot