news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

«Россия гүзәле-2004» таҗын Чаллы чибәре яулады

«Россия гүзәле-2004» таҗын Чаллы чибәре яулады

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Чаллыдан унтугыз яшьлек Диана Зарипова «Россия миссы-2004» таҗын яулады. Февральдә исә, ул Парижда «Аурупа гүзәле» конкурсында Россияне тәкъдим итәчәк. Бәйге Яңа ел кичендә Мәскәүнең «Академический» концертлар залында үтте һәм «ТВЦ» каналы буенча туры эфирда трансляцияләнде.

Җиңүче Мәскәү дәүләт сервис университетының өченче курсында укый. Аның йолдыз карьерасы 15 яшендә Татарстанның 1нче вице-миссы булып башланды. 2001 елда Альбина Түбән Камадан Татьяна Павлова һәм Казаннан Агнесса Созонова белән Туниста «Россия энҗесе» бәйгесендә Татарстанны тәкъдим итте. Шуннан бирле чибәркәй Мәскәүнең күп кенә модельләр агентлыкларында эшләгән.

Быел «Россия гүзәле» бәйгесендә Татарстанны тагын ике кыз – Нина Казачек һәм Анастасия Логинова тәкъдим итте. Россиянең иң чибәрләр унлыгына Нина Казачек һәм Диана Зарипова керде.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100