Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия футбол җыелмасының да көчле яклары бар – Федор Кудряшов
Иртәгә Мәскәүдә дөнья чемпионатының жирәбәсе уза.
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Иртәгә Мәскәүдә 2018 елда Россия шәһәрләрендә узачак футбол буенча дөнья чемпионатының жирәбәсе уздырыла. Чемпионатта катнашачак 32 команда төркем этабындагы көндәшләрен беләчәк.
«Дөресен әйткәндә, жирәбә турында уйламыйм да. Дөнья чемпионатында бер генә команда да җиңел көндәш булмаячак. Шуңа да аерым ил җыелмасына өстенлек бирәсем килми. Кем эләгә була – шулар була инде», – дип үз фикерен белдерде «Рубин» командасы һәм Россия җыелмасы сакчысы Федор Кудряшов бүгенге ачык күнегүләр вакытында.
Аның сүзләренчә, шәхсән үзе аерым команда, йә булмаса футболчыга каршы уйнау теләге белән дә янмый икән.
«Андыйлар юк. Иң мөһиме – чемпионатта мөмкин кадәр уңышлырак уйнау. Россия футбол җыелмасы нәрсәгә сәләтлеме? Минем уйлавымча, Россия команасының үз көчле яклары бар. Аны баш тренер һәм тренерлар штабы бик яхшы белә. Шул көчле сыйфатларны дөрес файдалансак, команда уңышлы чыгыш ясый алачак», – диде Кудряшов.
Исегезгә төшерәбез, чемпионатта хуҗалардан тыш Бразилия, Иран, Япония, Мексика, Бельгия, Көньяк Корея, Согуд Гарәбстаны, Германия, Англия, Испания, Нигерия, Коста-Рика, Польша, Мисыр, Исландия, Сербия, Португалия, Франция, Уругвай, Аргентина, Колумбия, Панама, Сенегал, Марокко, Тунис, Швейцария, Хорватия, Швеция, Дания, Австралия һәм Перу җыелма командалары көч сынашачак.
Шулай итеп, киләсе җәйдә Россиягә Италиядән кала дөнья чемпионы булып танылган барлык ил җыелмалары да килә. Алар – Бразилия, Германия, Аргентина, Уругвай, Франция, Англия һәм Испания.
Турнирның жирәбәсе 1 декабрьдә Мәскәүдә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз