Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия футбол җыелмасы рейтингта 61 нче баскычка тәгәрәде
Составында "Рубин" футболчысы да булган команданың Кот-д'Ивуар һәм Бельгия җыелмаларына каршы ике уены, рейтингтагы хәлен тагын да начарайтты.
(Казан, 6 апрель, “Татар-информ”). Россия футбол җыелмасы кабат үз тарихындагы рекордлы түбән урынга тәгәрәде – Халыкара футбол федерациясе (ФИФА) рейтингында 61 нче урынга төште. Моңа кадәрге рейтинг 9 мартта бастырылган һәм анда Россия футболчылары 60 нчы урында иде.
Рейтинг яңартылганчы, Россия җыелмасы иптәшләрчә ике уен уздырды – Краснодарда Кот-д'Ивуар командасына оттырса (0:2), Сочида Бельгия белән тигез исәпкә (3:3) уйнады. Әлеге уеннарда “Рубин” командасы һөҗүмчесе Максим Канунников та катнашты һәм җыеннардан имгәнеп кайтты.

ФИФА рейтингы 1993 елдан бирле алып барыла. Шул вакыт эчендә Россия футбол җыелмасы өчен 61 нче урын – иң начар күрсәткеч. Әлеге баскычка команда беренче тапкыр быел 9 февральдә тәгәрәгән иде.
Яңартылган рейтингның беренче өчлегендә – Бразилия, Аргентина һәм Германия командалары.
Чираттагы тапкыр әлеге рейтинг 4 майда яңартылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз