news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия футбол җыелмасы Конфедерация кубогы турнирына кадәр иптәшләрчә очрашулар уздыра

Көндәшләре – Кот-д'Ивуар, Бельгия, Венгрия һәм Чили җыелмалары.

(Казан, 8 март, "Татар-информ"). Россия футбол җыелмасы июньдә Венгрия һәм Чили җыелма командаларына каршы иптәшләрчә ике матч уздыра. Бу хакта Россия футбол союзы җиткерә.

Венгрия футболчыларына каршы уен 5 июньдә – Будапештта "Гроупама Арена" стадионында узачак. Ә Чили җыелмасы белән 9 июньдә үзебезнең кырда – Мәскәүдәге стадионда очрашачакбыз. Башкалада үткәрү планлаштырылган уенның вакыты һәм стадионы әлегә билгеле түгел, диелә хәбәрдә. Уеннар 2017 елның җәендә Россиядә үтәчәк Конфедерция кубогы турнирына әзерлек максатыннан уздырыла.

Аңа кадәр Станислав Черчесов җитәкләгән Россия футболчыларының 24 мартта Краснодарда – Кот-д'Ивуар һәм 28 мартта Сочида Бельгия җыелмаларына каршы иптәшләрчә очрашу үткәрәсе бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot