news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия футбол җыелмасы иптәшләрчә матчта Коста-Рикага оттырды

Краснодарның яңа ачылган стадионында үткән уен кунакларның җиңүе белән төгәлләнде – 3:4.

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). Бүген футбол буенча Россия җыелма командасы Коста-Рика футболчыларына каршы иптәшләрчә уен уздырды.

Краснодарның яңа ачылган стадионында үткән матч кунакларның җиңүе белән төгәлләнде – 3:4.

Бу командага баш тренер вазифасына Станислав Черчесов билгеләнгәннән соң Россия җыелмасының 3 матчы булды һәм ул беренче тапкыр җиңелде.

Җыелмага чакыру алган "Рубин" футболчылары Магомед Оздоев белән Максим Канунников та әлеге матч төгәлләнергә берничә минут калгач уенда катнашу бәхетен татыды.

Футбол. Россия – Коста-Рика – 3:4 (1:3).

0:1 – Асофейфа, 22
0:2 – Руис, 29
1:2 – Самедов, 31
1:3 – Березуцкий, 45 (автогол)
2:3 – Дзюба, 48
3:3 – Дзюба, 61,
3:4 – Кэмпбелл, 90 (пенальти).

Россия: Джанаев, Кутепов, Березуцкий, Смольников, Петров, Газинский, Зобнин, Ерохин (Жирков, 82), Самедов (Оздоев, 88), Шатов (Полоз, 56), Дзюба (Канунников, 89).

Коста-Рика: Навас, Гонсалес, Сальватьерра, Матаррита, Кальво, Акоста, Асофейфа, Борхес, Венегас, Б. Руис, Уренья.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100