news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия футбол җыелмасы Чили футболчылары белән тигез исәпкә уйнады

Казанның "Рубин" футбол командасы футболчысы Руслан Камболов 80 нче минутта уенга чыкты.

(Казан, 9 июнь, "Татар-информ"). Россия футбол җыелмасы Мәскәүдә Чили футболчылары белән иптәшләрчә очрашу уздырды. "Арена ЦСКА" кырында узган уен тигез исәпкә төгәлләнде – 1:1.

Исәпне беренче булып кунаклар ачты – 56 нчы минутта кунакларның ярымсакчысы Маурисио Исла уңышка иреште. Җавап озак көттермәде – Россия җыелмасы 67 нче минутта исәпне тигезли алды. Гол авторы – Виктор Васин.

"Рубин" командасы футболчысы Руслан Камболов уенга 80 нче минутта чыгарылды – Федор Кудряшовны алмаштырды, ә Максим Канунников запаста калды.

Футбол. Контроль матч. Россия – Чили – 1:1 (0:0). Голлар: 0:1 – Исла, 56; 1:1 – Васин, 67.

Россия җыелмасының составы: Акинфеев, Васин, Кудряшов (Камболов, 80), Шишкин, Комбаров (Жирков, 73), Самедов, Смольников (Ерохин, 66), Глушаков, Головин, Миранчук (Полоз, 60), Смолов (Бухаров, 86).

Бүгенге уен Станислав Черчесов җитәкләгән команда өчен Конфедерацияләр кубогы алдыннан соңгы матч булды. 17 июньдә Россия футбол җыелмасы Санкт-Петербургта Яңа Зеландия командасына каршы уен белән әлеге турнирга старт бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100