news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия футбол союзы президенты "Рубин"га уңышлар теләде

Виталий Мутко "Рубин"ны әйдәп баручылар рәтенә кайтырга сәләтле, дип саный.

Россия футбол союзы президенты "Рубин"га уңышлар теләде
Салават Камалетдинов

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Конфедерацияләр Кубогына аккредитация узмаган каләм әһелләре өчен уздырылган матбугат конференциясендә Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары, Россия футбол союзы президенты Виталий Мутко 2017/2018 ел сезонына уңышлар теләде.

“Без премьер-лигадагы 16 команданың да конкурентлыкка сәләтле булуын телибез. “Рубин”ның икътисади һәм матди нигезе, стадионы, базасы, футбол академиясе бар. Без “Рубин”ның чемпион булуын, “Барселона”ны җиңүен хәтерлибез. Хәзерге вакытта “Рубин” күпне югалтты һәм премьер-лигада 9 нчы урынны алып тора. Без аның элекке хәленә кайтуын телибез. Яңа сезонны көтәбез һәм “Рубин”га уңышлар телибез”, - диде Россия футбол союзы президенты Виталий Мутко.

Исегезгә төшерәбез, бүген, 24 июньдә, "Казан Арена"да Россия һәм Мексика җыелма командалары арасында уен уза.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100