news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия футбол чемпионатының икенче өлеше «Рубин» матчы белән ачыла

Россия футбол Премьер-лигасы 21-23 нче тур уеннары вакытын билгеләде.

Россия футбол чемпионатының икенче өлеше «Рубин» матчы белән ачыла
Ильнар Тухбатов

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Россия футбол Премьер-лигасы чемпионатның 21-23 нче тур уеннары вакытын билгеләде.

Чемпионатның язгы өлеше 2 мартта Каспийскида «Анжи» һәм «Рубин» командалары уены белән башлана. Әлеге матч 19.30 сәгатькә билгеләнгән, дип җиткерде Казан клубының матбугат хезмәте.

«Рубин» 22 нче тур уенын да кунакта уздыра – 10 мартта (19.00) «Тосно» командасы белән очраша.

Чемпионатның язгы өлешендәге беренче уен Казанда 18 мартка билгеләнгән – бу көнне «Рубин» Мәскәүнең «Спартак» командасы белән очраша.

Матч 19.00 сәгатьтә башланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100