news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия футбол берлеге Казанда Россия кубогы финалын үткәрү көнен билгеләде

Россия кубогы финалында ярымфинал парлары җиңүчеләре «Амкар» – «Зенит» һәм ЦСКА – «Краснодар» очраша

 (Казан, 18 март, «Татар-информ»). 2 майда Казанда 2015/16 сезонның футбол буенча Россия кубогы финалы уза. Бүген Россия футбол берлеге башкарма комитеты шундый карар кабул итте.

Россия кубогы финалында ярымфинал парлары җиңүчеләре «Амкар» (Пермь) – «Зенит» (Санкт-Петербург) һәм ЦСКА (Мәскәү) – «Краснодар» очраша.

Россия футбол берлеге матбугат хезмәте хәбәренә караганда, Россия кубогы финалын 2016 елның 29 маеннан 2 майга күчерү турында карар кабул ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot