news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Россия» форумында Татарстан осталары түбәтәй һәм күн эшләнмәләре ясап күрсәтте

«Россия» форумында Татарстан осталары түбәтәй һәм күн эшләнмәләре ясап күрсәтте
Фото: Айсылу Хафизова

Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә «Россия» күргәзмә-форум кысаларында Татарстан көне дәвам итә. Остаханәләр зонасында Татарстан осталары чигү, күн эшләнәмәләре ясап күрсәтте. Остаханәләр көненә ике тапкыр үткәрелде.

  • Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә узучы «Россия» күргәзмә-форум кысаларында Татарстан Республикасының сәнәгать өлкәсендә, авыл хуҗалыгы, икътисад, медицина, мәдәният һәм туризмда әһәмиятле казанышлары тәкъдим ителде.
  • Аннан тыш, Татарстан көнендә биш зур мәйданчык эшли. Урам ярминкәсендә кунакларны шурпа һәм чәй белән сыйладылар, татар биюе буенча остаханә үткәрделәр. «Россия кухнясы йорты»нда татар милли ризыкларын пешерү буенча остаханәләр, сәхнәдә артистлар чыгышы да каралган.
news_right_1
news_right_2
news_bot