news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Россия» форумында каз өмәсе йоласын күрсәтү өчен казларны Мөслимнән алып килгәннәр

«Россия» форумында каз өмәсе йоласын күрсәтү өчен казларны Мөслимнән алып килгәннәр
Фото: «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

Мәскәүдә узучы «Россия» күргәзмә-форумында Татарстан көне дәвам итә. Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе территориясендә Мөслим районнынан килүчеләр форум кунакларына каз өмәсе йоласын күрсәтте. Йола инсценировкасы өчен казларны Мөслимнән алып килгәннәр.

Башкала халкы казларны йолкып та карый алды. Каз канатын һәм каз мамыгын аерым җыеп бардылар.

Аннан тыш, Татарстан көнендә биш зур мәйданчык эшли. Урам ярминкәсендә кунакларны шурпа һәм чәй белән сыйладылар, татар биюе буенча остаханә үткәрделәр. «Россия кухнясы йорты»нда татар милли ризыкларын пешерү буенча остаханәләр, сәхнәдә артистлар чыгышы да каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot