Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә «Россия» форумы кысаларында Татарстан көне узачак
Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) оештырылган «Россия» күргәзмәсендә 2 декабрь көнне Татарстан Республикасы көне узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тантаналы ачылыш 10.00 сәгатьтә 75 нче павильонда төбәк җитәкчелеге катнашында узачак.
Татарстан Республикасы стенды да шул ук «Россия төбәкләре» күргәзмәсе экспозициясе кысаларында 75 нче павильонда урнаштырылган. Татарстан стендында республиканың төрле тармаклардагы казанышлары — сәламәтлек саклау, мәгариф, сәнәгать, спорт, мәдәният, туризм һәм цифрлаштыру турында мәгълүмат һәм видеороликлар урнаштырылган.
Чаралар 10.00 сәгатьтә башланачак һәм 21.00 сәгатьтә тәмамланачак. Керү ирекле.
Исегезгә төшерәбез, «Татар-информ» «Россия» күргәзмә-форумында Татарстан көненең мәдәни программасы белән таныштырган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз