news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия финанслар министры киләсе елда хезмәт хакы үсешен вәгъдә итте

Министр әйтүенчә, бигрәк тә бюджет өлкәсендә хезмәт куючыларның эш хакы сизелерлек артачак.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). 2018 елда Россиядә хезмәт хаклары 4 проценттан да күбрәккә артачак. Бу хакта РФ финанслар министры Антон Силуанов «Россия 1» телеканалының «Воскресный вечер» тапшыруы эфирында белдерде, дип яза ТАСС.

Шул ук вакытта бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хаклары 15-20 процентка артачак, кайбер тармакларда эш хакы моннан да күбрәк күтәреләчәк, дип өстәде финанслар министры.

Силуанов бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары шактый артуын 2018 елның 1 ноябреннән  Россия Президенты Владимир Путинның 2012 елда имзаланган “май указлары” үтәлүе белән аңлатты.

Шул ук вакытта киләсе елда инфляция 3,7 процент (агымдагы елда 3,2 процент) тәшкил итәчәк, дип фаразлый Россия Финанслар министрлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100