news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Финанслар министрлыгы бай эшсезләрдән салым түләтергә тәкъдим итә

Элек Максим Топилин эшкә яраклы, әмма бай эшсезләрдән елына 20 мең сум күләмендә салым түләттерү мөмкинлеге турында әйткән иде.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Россия Финанслар министрлыгы эшкә яраклы, әмма бай эшсезләрдән салым түләттерү идеясен карарга әзер, дип белдерә Rambler News Service ведомство башлыгы Антон Силуанов сүзләренә сылтама белән.

Силуанов әлегә бу мәсьәлә буенча Хөкүмәт белән фикер алышу булмавын әйткән.

Элегрәк, 21 октябрьдә Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин эшкә яраклы, әмма бай эшсезләрдән елына 20 мең сум күләмендә салым түләттерү мөмкинлеге турында бәян иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot