news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия финанс министры урынбасары Алексей Лавров Яшел Үзәндә Мәңгелек утка чәчәкләр куйды

Россия финанс министры урынбасары Алексей Лавров Яшел Үзәндә Мәңгелек утка чәчәкләр куйды
Фото: Яшел Үзән районыгың матбугат хезмәте

Яшел Үзәнгә Җиңү парадына Россия Финанс министры урынбасары Алексей Лавров килде. Ул Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм республика Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов белән Мәңгелек утка чәчәкләр куйды.

«Яшел Үзәннән сугышка 34 мең кеше киткән. Шуларның 13 меңе кире әйләнеп кайтмаган. 15 якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә ирешкән, икесе «Дан» орденының тулы кавалеры булган. Бүген Яшел Үзән районында 16 Бөек Ватан сугышы ветераны, 349 тыл хезмәтчәне яши. Алар бүген дә безгә патриотлык һәм Туган илгә мәхәббәтнең бөек үрнәген күрсәтә», — диде Афанасьев, парадны ачып.

Колонналар составында хәзер ялда булган махсус хәрби операция хәрбиләре һәм ветераннары чәчәкләр куйды. Фронт сызыгында Яшел Үзәннән барлыгы 500ләп хәрби көрәшә.

«Ата-бабаларыбыз мисалында без Туган илебезне яклыйбыз. Ул вакытта, 1945 елда да, бүген дә дошман белсен: рус халкын җиңү мөмкин түгел! Безнең якта хакыйкать, безнең якта көч!» – ди Алексей.

Алексей Лавров Җиңү парадының югары дәрәҗәдә оештырылуын, саклану предприятиеләре хезмәт коллективларының бердәмлеген һәм Яшел Үзән халкының югары гражданлык позициясен билгеләп үтте.

«Татар-информ»га районның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Яшел Үзәндәге Җиңү парадына барлыгы 15 меңнән артык кеше килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100