Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Финанс министрлыгы яңа бюджет сәясәтен тәкъдим итә - «Ведомости»
Министрлык нефть һәм газ секторы нәтиҗәлелеген күтәрү өчен 2018 елдан "зур салым маневрын" тәмамларга тәкъдим итә.
(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). 2017-2019 еллар чорына федераль бюджетка 3 процент тулаем эчке продуктны консолидацияләрә кирәк. Бу хакта Финанс министрлыгының "Бюджет сәясәтенең төп юнәлешләре" документында белдерелә. Документта шулай ук 2020 елга бюджетның беренчел нефть-газ дефицитын кыскарту күздә тотыла дип яза «Ведомости».
Россия Финанс министрлыгында нефтьнең барреле 40 доллар торганда бюджет балансланган булырга тиеш дип саныйлар. 2020 елдан башлап бу бәя яңа бюджет кагыйдәләре нигезе булачак. Министрлык моны нефтькә бәяләрнең еш кына технологик үзгәрешләр белән бәйле төстә үзгәрүе, ә Россиядәге резервлар зур булмавы белән аңлаткан.
Салым керемнәрен мобилизацияләү өч юнәлештә алып барылачак: алкоголь базарын чистарту, "соры" импортка чик кую, иминият кертемнәрен контрольдә тоту сыйфатын яхшырту. Ведомствода икътисадның күләгәдәге өлешенә рискларны һәм йөкләнешләрне арттырырга һәм шул ук вакытта легаль бизнес чыгымнарын киметергә вәгъдә итәләр. Министрлык нефть һәм газ секторы нәтиҗәлелеген күтәрү өчен 2018 елдан "зур салым маневрын" тәмамларга тәкъдим итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз