Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Финанс министрлыгы бюджетчыларның окладын үзгәртергә тели
Закон буенча хезмәт хаклары инфляциягә карап ел саен арттырылырга тиеш, финансчылар бу норманы гамәлдән чыгарырга тәкъдим итә.
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Россия Финанс министрлыгы бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең окладларын инфляциягә карап, ел саен мәҗбүри индексацияләүне гамәлдән чыгару турында закон проекты әзерләгән, дип белдерә "Интерфакс" чыганакка сылтама белән.
Элегрәк "РБК" газетасы да РФ Финанс министрлыгы судья, полицейский, хәрбиләрнең окладларын инфляция күләме буенча ел саен мәҗбүри индексацияләүне күп кенә законнардан төшереп калдыручы закон проекты әзерләде дип белдергән иде.
Хәзерге вакытта законда әлеге хезмәт хакларын инфляция буенча ел саен арттыру карала, әмма тәкъдим ителүче документ бу норманы гамәлдән чыгарырга тәкъдим итә. Нәтиҗәдә хезмәткәрләрнең хезмәт хакы бюджет турындагы закон буенча, ягъни инфляцияне исәпкә алмыйча гына артырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз