news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Финанс министрлыгы балалы гаиләләр өчен ташламаларны киңәйтергә тәкъдим итте

Россия Финанс министрлыгы балалы гаиләләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның туганнары өчен салым ташламаларын киңәйтүне күздә тоткан закон проектын әзерләде. Документ салым сәясәтенең төп юнәлешләре нигезләмәләрен гамәлгә ашыру кысаларында эшләнгән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Проект нигезендә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә транспорт һәм җир салымнары буенча ташламалар алу мөмкинлеге бирелә. Күпбалалы ата-аналар өчен җир салымы һәм физик затлар милкенә салым буенча салым чигерүләре каралган.

Ведомствода ачыклык кертүләренчә, балаларга стандарт салым чигерүен кулланганда салым түләүченең ел башыннан арта барган нәтиҗә белән төп салым базасы буенча гына исәпләнгән керемнәре исәпкә алыначак. Шулай ук торак шартларын яхшырту өчен торак йортны сатканда ташламалардан файдалану тәртибенә дә төгәллек кертелә.

Балалы гаиләләргә аерым игътибар бирелә: ташламалардан балигъ булмаганнарның ата-аналары гына түгел, ә теләсә кайсы яшьтәге эшкә сәләтсез балалары булган гаиләләр дә файдалана алачак.

Шул ук вакытта, торак йортны сатканнан соң икенче яки аннан соңгы бала туган гаиләләргә дә торак шартларын яхшыртуда ташламалар каралган, әмма киләсе елның 30 апреленә кадәр генә.

Балалы гаиләләргә ярдәм «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot