news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Финанс министрлыгы 2017 елда кече бизнеска бердәм салымны 5 процентка күтәрмәкче

Әлеге тәкъдим хупланган очракта 2019 елга салым 14,7 процентка артачак.

(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”). Россия Финанс министрлыгы 2017 елга кече бизнес өчен бердәм салымны 5 процентка күтәрергә тәкъдим итә. Әлеге тәкъдим кысаларында кече бизнес өчен бердәм салымны исәпләү өчен кулланыла торган арттыру коэффициенты үзгәрәчәк. Бу хакта Финанс министрлыгының закон проектына сылтама белән РБК яза.

Әлеге тәкъдим хупланган очракта, 2019 елга салым 14,7 процентка (2017 – 5,17, 2018 елда – 4,81 һәм 2019 елда 4,09 процентка) артачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot