news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Финанс министрлыгы 2017–2019 елларда пенсиянең тупланма өлешен “туңдырырга” тәкъдим итә

Шушындый карар кабул ителгән очракта, федераль бюджеттан Россия Пенсия фонды бюджетына трансферт 2017 елда 980 млрд сумлап тәшкил итәчәк.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Россия Финанс министрлыгы пенсиянең тупланма өлешен өч елга “туңдырырга” тәкъдим итә. Бу хакта ТАСС «2017 елга бюджет сәясәтенең төп юнәлешләре һәм 2018 һәм 2019 еллар планы» проектына сылтама белән хәбәр итә.

Әлеге карар кабул ителгән очракта, федераль бюджеттан Россия Пенсия фонды бюджетына трансферт 2017 елда 977,1 млрд сумны тәшкил итәчәк. Нәкъ менә трансферт хисабына Россия Пенсия фонды бюджеты балансын тәэмин итәчәк, дип билгеләп үтелгән документта.

2017елда Пенсия фонды бюджеты керемнәре 8 трлн 181,6 млрд сум булачак. 2016 ел белән чагыштырганда аның үсеше 663,1 млрд сумны тәшкил итәчәк.

2017–2019 елларда мәҗбүри пенсия иминиятенең иминият взносы тарифы 22 процент, ә иминият взнослары түләү өчен база чиген узганнарга тариф шул суммадан 10 процент булачак, дип фаразлана.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100