news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия фермерлары май аенда Мәскәүдә очраша

15-16 майда “Кооперация-2018” форумы кысаларында Россия крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе XXIX съезды уза.

Россия фермерлары май аенда Мәскәүдә очраша
agro.tatarstan.ru

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”). Россия фермерлары май аенда Мәскәүдә очраша. 15-16 майда Мәскәүдә “Кооперация-2018” форумы-күргәзмәсе кысаларында Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең (АККОР) XXIX съезды узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

Чарада 700дән артык кеше делегат һәм кунак булып киләчәк. Биредә илнең 70 төбәгеннән дәүләт хакимиятенең федераль һәм төбәк органнары, иҗтимагый оешмалар, фәнни бергәлекләр, кооператив берләшмәләре вәкилләре, крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары җыелачак.

Съездның көн тәртибендә – авыл хуҗалыгы территорияләрен, шулай ук фермерлар һәм авыл хуҗалыгы кооперациясе мөмкинлекләре аша аграр икътисадны үстерү мәсьәләләре, авыл хуҗалыгы комплексының керемлелеген һәм дәүләт чараларыннан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру юллары каралачак.

Чараның беренче көнендә, 15 майда, авыл территорияләрендә, фермер хуҗалыкларында үсемлекчелекне һәм терлекчелекне үстерү мәсьәләләре буенча секцияләр эшләячәк. Шулай ук Россия авыл хатын-кызлары хәрәкәтенең хисап-сайлау конференциясен уздыру да көтелә. Съездда катнашучыларның Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, башка министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре белән берлектә Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары, “Россельхозбанк”, “Росагролизинг” АҖ вәкилләре катнашында эшлекле утырыш уздыру карала.

Икенче көнне, 16 майда, съездның киңәйтелгән пленар утырышы узачак. Анда авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты Владимир Плотников чыгыш ясаячак. Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең киң күләмле анкеталаштыруы белешмәләре буенча, ил күләмендә барлык территорияләрдә дә кече хуҗалыклар вәкилләре өчен проблемалар бар. Шулардан ашлыкка бәяләр төшү, керем дәрәҗәсен арттыру, җир байлыклары белән тәэмин ителеш, табигый монополияләр тарифларын һәм ягулык-майлау матариаллары бәясен җайга салу, кредит ресурсларыннан файдалана алу мөмкинлеге һәм техника белән тәэмин ителеш төп мәсьәләләрдән санала. Фермерлар съезды кунаклары һәм делегатлары нәкъ менә шул мәсьәләләр хакында фикер алышачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100