news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Федерациясендә туучылар саны югары булган төбәкләр аталды

Россиянең 65 төбәгендә гаиләдә бер бала үстерәләр.

(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”). Россия Федерациясенең җәмәгать палатасы туучыларның милли рейтингын игълан иткән. Лидерлар арасында Кавказның өч регионы (Чечня, Ингушетия, Дагыстан), өч автономияле округ (Ямал-Ненец, Ханты-Мансийск һәм Ненец), өч республика (Тыва, Бурятия һәм Алтай) һәм Төмән өлкәсе. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.

Рейтинг өчен мәгълүмат ачык чыганаклардан һәм идарә тармагы статистикасыннан (2016 елның 1 гыйнварына кадәр алынган белешмәләрне кертеп) алынган. Критерийлар бишәү булган: туучылар саны, халыкның артуы, бер хатын-кызга ничә бала туры килү, бала төшерү, сабыйлар тусын өчен социаль уңайлылыкларның югарылыгы.

Демография үссен өчен иң уңайлы тирәлек дип Белгород һәм Тамбов өлкәләре, шулай ук Санкт-Петербург шәһәре табылган. Мәскәү, Иркутск өлкәсе һәм Чечняда исә капма-каршы күренеш күзәтелә.

Исәпләүләр бары дүрт төбәктә генә бер хатын-кызга 3 бала туры килүен күрсәткән – Тыва, Чечня, Алтай һәм Ненец автономияле округы.

Россиянең 16 төбәгендә гаиләләрдә уртача ике бала туа. 65 төбәктә исә (барлык субъектлар күләменнән бу сан 76 процент тәшкил итә) бары бер генә бала.

Демографик күрсәткечләре иң түбән төбәкләргә Ленинград, Псков, Магадан, Смоленск, Орлов, Брянск, Волгоград, Тула, Тамбов һәм Мордовия кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100