news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Россия Федерациясендә кризиска каршы план кысаларында салым маневрын кичектермәкчеләр

Салым маневры идеясе Россия бюджетының чит илгә товар чыгару пошлиналарына бәйлелеген киметүдән гыйбарәт иде

 (Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Быел федераль бюджетның салым маневрын үткәрү чыгымы 500 млрд сум чамасы тәшкил итәчәк. Бу Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты рисенең беренче урынбасары Оксана Дмитриеваның альтернатив кризиска каршы планда белдерелгән хисабыннан күренә, дип яза «Известия».

Салым маневры идеясе Россия бюджетының чит илгә товар чыгару пошлиналарына (нефть бәясе белән бергә төшә) бәйлелеген киметүдән гыйбарәт иде. Анда агымдагы елдан башлап 3 елга этаплап нефть һәм нефть продуктларын чит илгә чыгару пошлиналары 1,7 тапкыр киметү һәм файдалы казылмалар табышына салым ставкаларының шулкадәр үк үсеше каралган иде. Нәтиҗәдә, Финанслар министрлыгы 2016 елда бюджетка керемнәрнең 247 млрд сумга һәм 2017 елда 250 млрд сумга артуына өметләнгәнде. 2015 елда өстәмә бюджет керемнәре көтелми.

Нефть тармагында салым маневры турындагы закон 2014 елның ноябрендә расланган иде. Закон буенча читкә товар чыгару пошлиналарына салым йөкләнеше файдалы казылмалар табышына салымга күчә. 2015-2017 елларда нефтьне читкә чыгару пошлинасы 1,7 тапкыр, нефть продуктларына 5 тапкыр кими, табышка ставка 1,7 тапкыр арта, газ конденсатына – 6 тапкыр.

Закон проектына кертелгән идея башта ук чынга ашмады. Депутатлар исәпләвенчә, беренче ярты елда салым маневрын саклап калган очракта, бензин бәясе уртача 20 процентка артырга һәм литрына 45 сум тәшкил итәргә, ә 2015 ел ахырында 50 сумга кадәр җитәргә мөмкин. Нефтьчеләр үзләре дә салым маневрына каршы. Финанслар министрлыгында депутатлар хисаплары белән килешмиләр.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100