Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Россия Федерациясендә гражданлык тәңгәллеге формалашу механизмнары” темасына илкүләм фәнни-гамәли конференция була
Ул 3 сессиядән гыйбарәт
(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 6-7 декабрьдә КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе бинасындагы утырышлар залында “Россия Федерациясендә гражданлык тәңгәллеге формалашу механизмнары” темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция уздырылачак. Ул 3 сессиядән гыйбарәт була: гражданлык тәңгәллеге: кризислар, низаглар һәм аларның Россиядә трансформацияләнүе; экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау нигезе буларак гражданлык үзаңы үсеше; Россиядә гражданлык тәңгәллеге формалаштыру процессында антитеррористик белем бирү программалары.
Конференция исә, аны оештыручылардан алынган белешмә буенча, Россиядә һәм аның төбәкләрендә этникара һәм конфессияара килешүчәнлекне ныгытуга ярдәм иткән гражданлык тәңгәллеген конструкцияләү механизмнарын эзерләүне, терроризмны һәм экстремизмны профилактикалауны, шулай ук социаль, этник һәм конфессиональ нигездә низагларны булдырмауны, шулай ук экстремистик һәм террористик идеяләр чагылышына түземсезлек мохите булдыруга юнәлтелгән җәмгыяви фикер формалаштыруны максат итә. Әлеге чараны оештыручылар арасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университеты, Медиация, низагларны җайга салу, экстремизмны профилактикалау үзәге, ТР Куркынычсызлык советы, “Консенсус” Казан социаль тикшеренүләр институты, “Идел буе медиаторлар лигасы” коммерциячел булмаган партнерлыгы бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз