news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Федерациясендә даруларга махсус тамга сугыла башлаячак

Бу система даруханәләрдә ялган продукциягә каршы көрәш алып барылу уңаеннан тормышка ашырыла.

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”). Россиядә даруханәләргә ялган дару кертүгә чик куя торган махсус тамгалар сугу системасы гамәлгә куела. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә.

"Фальсификацяле ялган продукциянең даруханәләргә үтеп керүенә чик куячак даруларга махсус тамга суга башлау системасын кертү турында документка кул куелды”, – дип белдерде Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев.

Ул, проект кысаларында махсус автомат система булдырылачак, дип аңлатты. Ягъни моннан соң продукция ясалган урыннан алып, аның даруханәгә кадәр үткән юлын теләсә кайсы кеше махсус сканер җиһазы яисә үзенең кесә телефоны аша сатып алганда ук карый, шулай итеп, аның легальлеген тикшерә алачак.

Россия Федерациясенең вице-премьеры Аркадий Дворкович бу эш Федераль салым хезмәте һәм Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең уртак эшчәнлеге нәтиҗәсе булуын искәртте.

Аның әйтүенчә, беренче этапта бер ел дәвамында системада катнашу ирекле булачак. “Хәзер үк бу эштә катнашырга иң зур җитештерүче оешмалар инде теләк белдерде. Шулай ук төп дистрибьютор челтәрләр һәм бер төркем регионнар моңа әзер булуларын хәбәр итте", – диде Дворкович.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100