Россия Федерациясе Президенты мөселманнарны Корбан гаете белән котлады
Владимир Путин илнең иҗтимагый тормышында мөселман җәмәгатьчелегенең аерым ролен билгеләп үтте
(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”). РФ Президенты Владимир Путин Россия мөселманнарын Корбан гаете белән котлады. Тәбрикләү тексты Президентның рәсми сайтында урнаштырылган. Аерым алганда, анда болай диелгән:
“Мөселманнарның иң зур бәйрәмнәренең берсе – изге урыннарга хаҗ кылу тәмамлануны күрсәткән Корбан бәйрәме белән ихлас котлыйм.
Йөзьеллыклар дәвамында мәрхәмәтлелек һәм якты хисләр белән сугарылган бу бәйрәм кешеләрне бер-берсенә якынайтуга, җәмгыятьтә игелеклелек идеалларын раслауга хезмәт итә, дини тәгълиматларга һәм гореф-гадәтләргә хөрмәт тәрбияли.
Россиянең мөселман бергәлегенең илнең иҗтимагый тормышында актив катнашуы, киңкүләм хәйриячелек, агарту эшчәнлеге алып баруы, гаилә кыйммәтләрен ныгытуга һәрдаим игътибар итүе, динара һәм милләтара килешеп яшәүгә сизелерлек өлеш кертүе куанычлы.
Тагын бер тапкыр бәйрәм белән! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, тыныч тормыш телим”.